МБОУ "Озёрная СОШ Высокогорского муниципального района РТ"
Образование · 24 апреля 2026 г.
24 апрель көнне Татарстан Республикасының Биектау районы "Кулле урта гомуми белем бирү ... — 24 апреля 2026 г. в 14:56:17.974
24 апрель көнне Татарстан Республикасының Биектау районы "Кулле урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары һәм укытучылары " Татарча диктант" бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылдылар. Ул бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган иде. Текстны туган тел укытучысы Асия Сабиржан кызы әйтеп яздырды. Катнашучылар башта шагыйрьнең "Туган тел" шигырен, аннан "Бәхет" дип аталган текстны яздылар «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе дип аталса да, иң беренче чиратта, ул – берләштерү факторы. Бу – төрле төбәкләрдә, Татарстанда татар бәйрәме буларак кабул ителә торган акция. #Татарча диктант2026

