Минзәлә театрында Роберт Шәймәрданов исемендәге II Республикакүләм мәктәп театрлары фес...
Минзәлә театрында Роберт Шәймәрданов исемендәге II Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале уза. Бүген фестивальдә Актаныш районының Әтәс һәм Яңа Әлем мәктәпләре, Минзәлә районыннан Тауасты Байлар мәктәбе коллективлары спектакль күрсәтте. Катнашучыларга фестивальнең дипломы һәм Роберт Шәймәрдановның тормыш иптәше Гөлфәния ханым тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Шулай ук һәр коллектив 15 меңлек сертификатка ия булды.