МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" Арского муниципального района РТ
Образование · 2 сентября 2026 г.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү исә, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының б... — 2 сентября 2026 г. в 14:12:38.541
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү исә, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе булып кала бирә. Чөнки республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә әзерлек не башлангычтан ук оештыру максат итеп куела. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларда кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру әти-әниләрнең, укытучыларнын бурычы булып тора. Бүген 1 сыйныф укучыларыбызга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, мәктәптән өйгә кайтканда куркыныч юлны сайлауны күрсәттек, аңлаттык. Чараның максаты булып, балаларның юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү, юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү, урамда, үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү иде. Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестивале «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проекте ПФО «Герои Отечества» и программе «Гвардеец» ПФО, а также в мероприятиях Российского общества «Знание» и Всероссийского проекта «Навигаторы детства», который реализуется ФГБУ «Росдетцентр» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияАрска

