“Сабантуй” спорт-күңел ачу комплексында 9 сыйныф укучылары өчен төп белем алуны тәмамла...
“Сабантуй” спорт-күңел ачу комплексында 9 сыйныф укучылары өчен төп белем алуны тәмамлауга багышланган тантаналы районкүләм чыгарылыш кичәсе узды. Укучыларга - аттестатлар, укуда, спортта һәм мәктәп тормышында актив катнашкан балаларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара укучыларның иҗади чыгышлары, җырлар, шигырьләр һәм мәктәп вальсы белән үрелеп барды.