Кабак бәйрәме: Саба урта мәктәбе — җиңүче!🥇
Кабак бәйрәме: Саба урта мәктәбе — җиңүче!🥇 Көзнең иң матур, иң мул вакытында безнең өчен кадерле традициягә әверелгән «Кабак бәйрәме» гөрләп узды. Бу көнне без табигать юмартлыгына сокландык һәм кабакның никадәр төрле була ала икәненә тагын бер кат инандык💪 Бәйрәмдә районыбызның мәктәпләре катнашты. Укучылар үз куллары белән ясаган кабактан гаҗәеп композицияләр, оригиналь ризыклар тәкъдим итте. Һәрберсе фантазиягә бай, һәрберсе кабатланмас иде! Шушы зур сәнгати киңлектә Саба урта мәктәбе коллективы аеруча балкыды! Безнең хезмәт югары бәяләнеп, «Иң яхшы композиция» номинациясендә 1 нче урынга лаек булды🥇Котлыйбыз!👏 Бу уңыш — укучыларның, укытучыларның һәм ата-аналарның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Барлык катнашучыларга бик зур рэхмэтебезне белдерэбез🙏🎉