Бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, зур бәйрәм чарасы – балалар саб... — 1 июня 2026 г. в 09:03:34.232
Бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, зур бәйрәм чарасы – балалар сабантуе үткәрелде. Бәйрәмнең иң мавыктыргыч өлеше булган төрледән-төрле милли уеннарны оештыруда төп рольне безнең кадерле укытучыларыбыз башкарды. Алар тырышлыгы белән аркан тарту, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка бик күп кызыклы ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылды. Балаларның рәхәтләнеп уйнавы һәм көлүләре – нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Оештыручыларга, барлык укытучыларга, клуб хезмәткәрләренә әлеге күркәм бәйрәм өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез! #Росдетцентр #НавигаторыДетства #ДвижениеПервых #Минпросвещения #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #ПалитраДетства

