Соңгы кыңгырау — яңа тормышка юл — 26 мая 2026 г. в 12:05:56.297
Соңгы кыңгырау — яңа тормышка юл Бүген мәктәбебездә 9 һәм 11 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бу — һәркемнең күңелендә тирән эз калдырырлык, дулкынландыргыч һәм истәлекле мизгел. Кыңгырау тавышы балачак белән саубуллашуны, зур тормышка, яңа сынауларга аяк басуны хәбәр итә. 9 классны тәмамлаучыларга киләчәктә уңышлы имтиханнар, ә 11 класс укучыбызга югары уку йортларына керүдә зур уңышлар телибез. Сез — мәктәбебезнең горурлыгы, киләчәгебезнең өмете. Алга таба да сынатмассыз, зур уңышларга ирешерсез дип ышанабыз.

