Хөрмәтле әтиләр, бабайлар!
Хөрмәтле әтиләр, бабайлар! Бүген — Әтиләр көне. Бу көн безгә әти дигән бөек исемнең кадерен, аның тормышыбыздагы урынын тагын бер кат аңларга мөмкинлек бирә. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез. Йортларыгыздан шатлык, балаларыгызның рәхмәтле сүзләре һәм оныкларыгызның көлүе һич кимемәсен. Һәр әти үз баласының горурлыгы булсын, һәр бала әтисенең куенында бәхет тапсын.❤