Хөрмәтле Гүзәл Раисовна!!! — 5 августа 2026 г. в 07:19:49.605
Хөрмәтле Гүзәл Раисовна!!! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне телибез. Балаларыгызның,оныкларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә ,тигезлектә яшәргә язсын сезгә! Укыткан укучыларыгызның рәхмәтләрен генә тоеп сөенеп яшәгез,һәрвакыт шулай игелекле,олы йөрәкле булып калыгыз! Карашында якты кояш нуры, Сүзләреннән җанга җылы тама. Еллар үтәр... Әмма укытучы сүзе Маяк булып күңелләрдә кала. Бала күңелен төгәл аңлап, тоеп, Иң кирәкле сүзне Сез әйттегез. Язмыш сукмагында борчуларны Горур үткәрергә өйрәттегез. Укытучы – белем генә түгел, Гыйлем генә түгел, күпкә зуррак! Маяк булып балкыр сезнең караш, Атлаганда тормыш юлы буйлап! Бугенге җаваплы хезмәтегездә дә бары тик уңышлар гына телибез. 🌷🌷🌷

