Мәктәбебездә иң матур гореф -гадәтләрнең берсе - Сабантуйга яулык жыю мизгелләре🎉 — 24 мая 2026 г. в 16:36:08.166
Мәктәбебездә иң матур гореф -гадәтләрнең берсе - Сабантуйга яулык жыю мизгелләре🎉 Милли бәйрәм - Сабантуйга сөлге жыю буыннардан буыннарга тапшырылучы иң матур йолаларның берсе ул. Укучылар һәм укытучы апа-абыйлар гармунга кушылып, җырлар башкарып Сабантуйга бүләкләр җыйды. Җыйган сөлге, яулык, бүләкләр сабантуйда уеннарда, ярышларда җиңүчеләр кулында булачак. Мәктәптә күркәм йолаларны үткәрү балаларда милли тәрбия үстерүгә, әби-бабаларыбызның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен дәвам итүгә, хөрмәтләүгә, киләчәк буынга житкерергә ярдәм итә. #МинПросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #ГодНародногоЕдинства #МинОбрНаукиРТ #ВоспитаниеМОиНРТ #ВоспитаниеКукмор #ГалактикаКукмор #Кукморскийрайон #МБОУСардекбашскаясредняяшкола #VospitanieKukmor

