«Россия – Халыклар йорты" Бөтенроссия диктанты үткәрелә.
«Россия – Халыклар йорты" Бөтенроссия диктанты үткәрелә. Бүген 8 сентябрь көнне Россия халыклары телләрендә языла торган «Россия – Халыклар йорты" Бөтенроссия диктанты үткәрелә. Ул Россия халыклары телләре көненә багышлана. Диктантның максаты - илебез халыкларының күптеллелеген популярлаштыру. Нинди дин тоту, гражданлык, туган телне белү дәрәҗәсенә карамастан, теләге булган һәркем монда катнаша ала. Диктант темасы - 2026 елда Россия халыкларының бердәмлеге елы булды. Текстка иҗаты Дагыстан Республикасының һәм күпмилләтле совет әдәбиятының чын символына әверелгән һәм туган көне шулай ук 8 сентябрьдә билгеләп үтелә торган атаклы авар шагыйре Рәсүл Гамзатов әсәрләреннән өзекләр кертелгән. Текст диктант өчен махсус җайлаштырылган һәм авар теленнән тәрҗемә ителгән. Онлайн диктант Россия халыкларының 21 телендә языла. Безнең мәктәп тә бу акциядә катнашты. Төрле сыйныфлардан 142 укучы татар һәм рус телләрендә диктант яздылар. Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #всероссийский диктант #россиядомнародов