Перейти к содержимому
Максиметер

Бүген 2 нче октябрь көнне районда юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча  “Әйдә юл ...

Бүген 2 нче октябрь көнне районда юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча  “Әйдә юл белән дус булыйк!” дип исемләнгән балалар агитбригадасы фестивале узды. Аның төп максаты - укучылар яшьтәшләре арасында юлларда хәвефсез тәртип кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итү иде. Быел ул беренче тапкыр шулай командалар җыелышып, күзгә-күз үткәрелде. Барлыгы 10 команда гариза биргән. 5Б сыйныфы составындагы мәктәбебезнең яшь инспекторлары әлеге бәйгедә лаеклы катнашып, “Кызыклы тематик юнәлеш өчен” номинациясендә җиңүче булдылар. Аларның һәрберсенә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Команда әгъзаларын котлыйбыз (Рамазанов К., Ризатдинов Р., Сәрвәров С., Уразбахтин М., Хаҗиева Р., Шәяхмәтова А.) һәм алга таба җиңүләр телибез! Әйдәгез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтик, дуслар! 🚦🚲🛴

319 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

474 подписчиков · Школы и вузы

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.