🌸 КОТЛЫЙБЫЗ! — 11 июня 2026 г. в 17:05:42.411
🌸 КОТЛЫЙБЫЗ! ✨Хөрмәтле Валерий Васильевичны 75 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. ✨Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган озын хезмәт юлы үткән кеше буларак, дан һәм хөрмәткә лаеклы педагог булдыгыз. Сез белем биреп чыгарган укучыларыгыз хәзер төрлесе төрле һәнәр иясе, зур уңышларга ирешкән кешеләр. Сез күңел җылыгызны биреп эшләдегез. Без Сезне һәрчак сагынып искә алабыз, мактап сөйлибез. Тормыш юлыгызда яшәү көче бирә торган мизгелләр, онытылмаслык күңелле вакыйгалар, көтеп алган очрашулар күп булсын. Без Сезгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телибез. Гомерегезнең һәр фасылы шатлык-бәхетләр генә алып килсен. ✨ Юбилеегыз котлы булсын, Валерий Васильевич! Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

