«Россия — халыклар йорты». — 8 сентября 2026 г. в 14:20:20.431
«Россия — халыклар йорты». Лицеебыз «Россия — халыклар йорты» Бөтенроссия диктантында катнашты! 2026 елның 8 сентябрендә лицеебыз «Россия — халыклар йорты» Бөтенроссия диктантына кушылды. Диктант Россия Федерациясе Президентының 2025 елның 4 ноябрендәге 798 номерлы Указы белән расланган Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышлана. Мондый чараларда катнашу укучыларга туган телләрен яратырга һәм Россиядә яшәүче башка халыклар телләрен хөрмәт итәргә, телнең аралашу чарасы гына түгел, ә һәр халыкның рухи мирасы, тарихы һәм киләчәге икәнен аңларга ярдәм итә. Лицей буенча әлеге чарада 162 укучы катнашты. Укучыларыбыз диктантта катнашуга зур кызыксыну һәм җаваплылык белән килделәр. Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее “Үсеш” тә чараны оештырган барлык туган (татар) тел укытучыларына һәм катнашкан укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр йортта туган тел яңгырасын, ә илебезнең тел байлыгы Россиянең барлык халкы өчен көч һәм бердәмлек чыганагы булып хезмәт итсен. #диктантнаязыкахнародовРоссии #деньязыковнародовРоссии Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.

