Әтиләр көнен табигать кочагында истә калырлык итеп үткәрдек! 🍂
Әтиләр көнен табигать кочагында истә калырлык итеп үткәрдек! 🍂 Әтиләр көне уңаеннан укучыларыбыз һәм аларның әтиләре белән бергә көзге табигатькә чыктык. Бу көн барыбыз өчен дә чын бәйрәмгә әйләнде! Барлыгы 8 командага бүленеп, төрле станцияләр буенча кызыклы сынаулар үттек. Безнең программада нәрсәләр генә юк иде: ✅ Беренче ярдәм күрсәтү серләрен өйрәндек; ✅ Төен бәйләү (вязка узлов) буенча осталыгыбызны сынадык; ✅ Учак төрләре белән таныштык; ✅ Үсемлекләр һәм кошлар дөньясын күзәттек; ✅ Бию хәрәкәтләре һәм хәрәкәтле уеннар белән күңел ачтык; ✅ Ату төрендә үз көчебезне сынап карадык; ✅ Ә иң матур мизгелләрнең берсе — көзге букетлар җыю булды. Әлбәттә, иң кызу һәм дулкынландыргыч өлеш — әтиләр арасындагы волейбол ярышы иде! Көч сынашулар, шатлыклы тавышлар, бердәмлек рухы — барысы да бик тәэсирле булды. Уеннар тәмамлангач, саф һавада учакта пешкән бәрәңге һәм тәмле коймаклар белән чәй эчүнең тәме бөтенләй икенче төрле икән! ☕️🥔 Бәйрәм бик күңелле, җылы һәм файдалы узды. Бу очрашу барыбызга да онытылмаслык хатирәләр бүләк итте. Киләсе елда да шулай бергәләп очрашырга дип сүз куештык. Әтиләребезгә — исәнлек-саулык, ә укучыларыбызга уңышлар телибез.