Әдәби сәгать " Халкым мирасы"
Әдәби сәгать " Халкым мирасы" Бүген Россиядә беренче тапкыр Россия халыклары телләре көне – күпмилләтле илебезнең бай мәдәни мирасына багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. Татарстанда бу бердәмлек аеруча ачык сизелә, республикада 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Аларның һәрберсе өчен туган телеңне буыннан-буынга тапшырып саклап калу мөһим. Бу истәлекле көн уңаеннан Шеңшеңәр төп мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Халкым мирасы" исеме белән әдәби сәгать үткәрелде. Укучыларга Россиядә яшәүче күпсанлы милләт вәкилләренең мәдәни мирасы, шул исәптән, иң мөһиме - туган тел турында мәгълүмат бирелде. Һәр халык өчен үз туган телендә сөйләшүнең кирәклеге, киләсе буынга тапшыру әһәмияте аңлатылды. 8 сентябрь Россия халыклары туган телләре көне уңаеннан, республика күләмендә үткәрелүче "Сказочный день" акциясенә кушылып "Татарстан халыклары әкиятләре" китабыннан "Кайсы көчлерәк" исемендәге чуваш халык әкияте кычкырып укылды. Дөньядагы иң көчле нәрсәнең җил, ут, су, тимер, акча булмаганын укучылар аңлады. Ә нәрсә икәнен беләсегез килсә, әлеге әкиятне укырга киңәш итәбез! Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в реализации проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» , который реализуется ФГБУ "Росдетцентр" при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #МинОбрНаукиРТ #Росдетцентр #НавигаторДетства ме #НавигаторДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #СоветникиБалтасинскогорайона #ШишинерскаяООШ #ДвижениеПервых #Годвоенскойитрудовойдоблести #ГодЕдинстваНародовРоссии #деньязыковнародовРоссии #оДнеГрамотностиНД