30 сентябрь - Донецк халык республикасының, Луганск халык республикасының, Запорожье өл...
30 сентябрь - Донецк халык республикасының, Луганск халык республикасының, Запорожье өлкәсенең һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясенә кушылу көне (2022 елда). Бу истәлекле көн уңаеннан Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен тарихи-мәгълүмати сәгать үткәрелде. Укучыларга бу мөһим вакыйга турында кыскача аңлатма бирелде. Яңа өлкәләрнең берсенең башкаласы булган Луганск шәһәренең тарихын, географик үзенчәлеген, ил өчен экономик әһәмиятен чагылдырган бай мәгълүматлы видеоязма күрсәтелде. Донбассның Лугань елгасы ярларында урнашкан иң зур шәһәрләрнең берсе - Луганск шәһәре. Ике гасырдан артык вакыт дәвамыда ул металлурия, машина төзелеше һәм күмер сәнагатенең мөһим үзәге булган. Бүген дә Луганск төбәкнең төп шәһәрләренең берсе булып кала, аның тарихы сәнәгать үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Донецк шәһәре дә Донбассның иң эре шәһәрләреннән берсе. Ул 19 нчы гасырның икенче яртысында күмер чыгару һәм металлургия үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килә, ә соңыннан авыр промышленностьның төп үзәкләренең берсенә әверелә. 2022 елның 30 сентябрендә Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Донецк һәм Луганск халык республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Россия Федерациясе составына кабул итү турында халыкара килешүләргә кул кую тантанасы булды. Россия составындагы яңа төбәкләр үзләренең республика һәм өлкә статусын, шулай ук исемнәрен саклап калдылар. Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы дәүләт теле итеп рус теле игълан ителә. 2022 елның 2 октябрендә РФ Конституция суды халыкара килешүләрне Россия Конституциясенә туры килә дип таныды. Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #МинОбрНаукиРТ #Росдетцентр #НавигаторДетства #НавигаторДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #СоветникиБалтасинскогорайона #БалтасинскаяСОШ #ДвижениеПервых #Годвоенскойитрудовойдоблести #ГодЕдинстваНародовРоссии #ДеньВоссоединенияНД