Хокукларны белү мөһим" исеме белән хокук сәгате Шеңшеңәр төп мәктәбе урта сыйныф укучыл...
Хокукларны белү мөһим" исеме белән хокук сәгате Шеңшеңәр төп мәктәбе урта сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучыларга "хокук" төшенчәсе турында аңлатылды, хокук нигезләрен тәшкил итүче документлар турында сөйләнде. Балалар хокукын яклаучы Конвенция турында мәгълүмат бирелде. Һәр кешенең туганнан алып нинди хокукларга ия булганын укучылар көндәлек кулланылышта булган предметлар ярдәмендә төшерделәр. Шулай ук "Сказка ложь, да в ней намек..." викторинасы ярдәмендә әкият геройларының хокукларын һәм аларның бозылуына юл куярга ярамаганлыгын аңладылар. Юридик җаваплылыкка тартылу очракларының күптөрлелеген тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә ачыкладылар. Тормышта килеп туган төрле очракларда үз хокукларыңны белү һәм саклау үзеңне закон кысаларында тоту өчен кирәк. Һәр кеше үз хокукларын бозарга юл куймаска һәм үзе дә хокук бозулардан сак булырга тиеш. Советники директоров по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #МинОбрНаукиРТ #Росдетцентр #НавигаторДетства #НавигаторДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #СоветникиБалтасинскогорайона #ШишинерскаяООШ #ДвижениеПервых #Годвоенскойитрудовойдоблести #ГодЕдинстваНародовРоссии