Хөрмәтле Эльмира Юнусовна!
Хөрмәтле Эльмира Юнусовна! Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! 🎂Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез,олы юлга илтәсез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез балаларга бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Сезгэ укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. Сезгә барысы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез! Сезне яратып 9 А сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре.💐