Тукай безнең күңелләрдә — 23 апреля 2026 г. в 22:01:38.043
Тукай безнең күңелләрдә ✨ 26 апрельдә туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы билгеләп үтелә. Тел - миллилекнең төп элементы һәм аны саклап калу милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, җәмгыятьтә татулык һәм гармония булдыруга ярдәм итә. ✨Һәр ел мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган бик күп чаралар уза. Укучылар кызыксынып үзләре укыган әсәрләр буенча рәсемнәр ясадылар. Бүген исә сәхнәдә илһамланып шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, җырларын җырладылар. 🌸 Укучыларның Тукай иҗатын яхшы белүләре, кызыксынулары һәркемне сөендерде. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

