Сөенче, сөенче!✨ — 18 мая 2026 г. в 19:12:51.121
Сөенче, сөенче!✨ Бүген "Чулпан" мәдәният сараенда “Алмачуар” яшь буын театры шәһәр конкурсының йомгаклау этабы узды. Бүгенге чарага район һәм шәһәрдә җиңү яулаган театр коллективлары чакырылган иде. 🎭 130 балалар бакчасы һәм 55 мәктәп катнашкан. Шулардан 21 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп финалга чыккан. Әлбәттә инде, алар арасында безнең мәктәбебезнең "Дуслык" студиясе дә бар.👍 Безнең укучыларыбыз зур юллар үттеп "Иң яхшы кыз роле" номинациясендә җиңүгә иреште. Сафинә Камиләнең җиңүе ул һәр баланың, төркемнең уртак җиңүе, дуслык көче һәм бер-берләренә булган хөрмәт. Бүген балалар моны тагын бер кат исбатладылар. Рәхмәт. 👏🏆🌹 «Дуслык» студиясе "Сертотмас үрдәк" әсәрен тәкъдим иткән иде. Спектакль кызыклы, мавыктыргыч һәм тәрбияви килеп чыкты.🦆 Спектакльне сәхнәгә куючы Резидә Хизяповнага, музыка җитәкчесе Рузалия Илдаровнага, безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы әти- әниләребезгә мең рәхмәт! 🙏🥰 Бу безнең уртак җиңүебез! 🔥

