Бездә шәп яңалык! 🌟 — 14 мая 2026 г. в 20:22:35.510
Бездә шәп яңалык! 🌟 Безнең укучылар - Гарифуллина Нәргизә, Зиннәтуллина Мәликә, Хәбибуллин Инсаф, Шакирова Гайшә - ШАЯН ТВ каналында Акыл Батл (интеллектуаль уен) телевизион балалар тапшыруында катнаштылар.👍 Алар туган телдә викторина сорауларына актив җавап бирделәр, биология (җимешләр) һәм спорт өлкәләрендә искиткеч белемнәрен күрсәттеләр.🍊🏸 Чараны оештыручылар укучыларның туган телдә яхшы сөйләшүләрен, тыңларга рәхәт булуын, эфирда югалып калмауларын билгеләп үттеләр, рәхмәтләрен җиткерделәр. 🧡 Укучыларны әзерләгән өчен Лилия Фаритовнага, Минзилә Мударисовнага һәм Илнар Камилевичка зур рәхмәт. 🌺 Бер уенны 25 июльдә, икенчесен 8 августта күрсәтәчәкләр. Шимбә көн була . Вакытлары 12.15, 20.15

