БЕЗ - ТУКАЙЛЫ ХАЛЫК! — 9 апреля 2026 г. в 09:01:46.849
БЕЗ - ТУКАЙЛЫ ХАЛЫК! КФУ да 8 нче апрель көнне шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен” дип исемләнгән республикакүләм яшьләр фәнни-иҗади бәйгесе узды. Бу бәйгедә безнең мәктәбебездән 1б сыйныфы укучылары катнашты. Далматова София һәм Шәрипова Хәят бик сәнгатьле итеп Г.Тукайның "Бәйрәм бүген" һәм "Шаян песи" шигырьләрен сөйләп 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр (җитәкчеләре Раилә Абдулбасыровна). 5 б сыйныфы укучысы Шакирова Гайшә үзе язган шигырь белән "Тукай - безнең күңелләрдә" номинациясендә 2нче дәрәҗә дипломга ия булды (җитәкчесе Лилия Фаритовна). Мәктәбебебез җитәкчелеге һәм укытучылар исеменнән балаларны ихлас күңелдән котлыйбыз! Без сезнең белән горурланабыз!🤍

