Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген..! — 26 апреля 2026 г. в 18:52:34.993
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген..! Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел!❤️ Аның иҗаты татар халкының рухи хәзинәсендә аерым урын алып тора. Тукай әсәрләре туган телгә, мәдәнияткә, милли үзаңга мәхәббәт тәрбияли. Бүген безнең укучыларыбыз да Г. Тукайга багышланган чараның кунаклары булдылар.👏 "Кәҗә белән сарык печән базарында" спектаклен карадылар. 🌟 Олуг юбилей уңаеннан, бөек шагыйребезнең якты истәлеген хөрмәт белән искә алыйк!

