🌟Г. Тукайның 140 еллыгы дәвам итә. ✨9 В сыйныф... — 9 мая 2026 г. в 10:44:46.120
🌟Г. Тукайның 140 еллыгы дәвам итә. ✨9 В сыйныфы укучылары К. Тинчурин театрында "Тукай. Оркестр. Ясалма фәһем" спектаклен карап кайттылар. ☘ Ясалма фәһем ярдәмендә тудырылган анимациядә яшь Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» истәлекләре җанлана: ятимлек, мохтаҗлык, балачак сагышы һәм өмет. Артистлар геройларны тамашачы алдында тавышландыра, ә оркестр бу тарихны музыкаль яктан баета. Спектакль барысына да бик ошады.Рүзилә Зуфаровнага алып барган өчен бик зур рәхмәт. 🌷

