Хөрмәтле газета укучыларыбыз! БЕЗНЕ ЮГАЛТМАГЫЗ! — 16 июля 2026 г. в 14:10:14.311
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! БЕЗНЕ ЮГАЛТМАГЫЗ! Өч кешедән генә торган газета коллективы 20 июльдән ике атналык җәйге ялга китәчәк. Шуңа, газетабызның 25 июль һәм 1 август саннары чыкмаячак. Элек, газета хезмәткәрләре саны күбрәк булганда, бер-беребезне алыштырып, ике-өч кеше өчен эшли ала идек әле. Хәзер андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә икенче яртыеллыкта ике атналык тәнәфес булачагы алдан ук планлаштырыла. Моны без уйлап чыгарган, дип уйлый күрмәгез, кайбер өлкә басмалары да шулай эшли хәзер. Газетабыз укучыларына уңайсызлыклар тудырганыбыз өчен тагын бер тапкыр гафу үтенәбез. Чираттагы сан 11 июльдә чыгачак, ә аннан ялдан соң, 8 августта көтегез.

