Бүген мәктәбебездә чираттагы педагогик киңәшмә үтте. Ул 4 нче чирек һәм еллык нәтиҗәләр... — 30 мая 2026 г. в 13:28:51.568
Бүген мәктәбебездә чираттагы педагогик киңәшмә үтте. Ул 4 нче чирек һәм еллык нәтиҗәләргә, Бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру, тәрбия эшенә кагылышлы мәсьәләләргә багышланды. Педагогик киңәшмәне мәктәбебез директоры Шәмсемөхәмәтова Гөлназ Фирдүс кызы ачып җибәрде һәм алып барды, уку-укыту, тәрбия буенча директор урынбасарлары, класс җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Йомгаклау өлешендә Гөлназ Фирдүс кызы чыгыш ясады, яңа уку елында булачак үзгәрешләр белән таныштырды, алга таба максатлар куелды.

