19 нчы май- Пионерлар көне — 19 мая 2026 г. в 13:55:40.545
19 нчы май- Пионерлар көне Бүген безнең мәктәп укучылары балалар иҗтимагый оешмалары көненә багышланган чарада катнашты. 19 нчы май көнне СССРда рәсми рәвештә пионер хәрәкәте бәйрәме – Пионер көне билгеләп үтелде. Бу көнне иң яхшы укучыларны пионерлыкка кабул иткәннәр, һәр сыйныфның уку һәм иҗтимагый тормышына йомгак ясап, иң яхшы пионер отрядларын игълан иткәннәр һәм бүләкләгәннәр. Ә бүген Россиядә 19 нчы май Россиянең балалар иҗтимагый оешмалары көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм балалар иҗтимагый хәрәкәтләрендә катнашучыларның дуслыгын, балаларның һәм өлкәннәрнең үзара аңлашуын гәүдәләндерә. Балалар пионер оешмасын булдыру тарихы, кемнәр ул пионерлар һәм аларның ил тарихында нинди роль уйнаулары белән таныштылар. Шулай ук пионер атрибутлары, өндәмәләр һәм пионер символлары турында мәгүлүмат алдылар. #ГодЕдинстваНародовРоссии #ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы #РоссияХалыкларБердәмлекЕлы #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияАрска #СикертанскаяООШимГКамала#ВолонтерыПобедыАрскийРайон

