Районыбызда узган Физкультурачылар көне бәйрәменнән Сикертән мәктәбе дә читтә калмады. ... — 17 августа 2026 г. в 10:15:13.573
Районыбызда узган Физкультурачылар көне бәйрәменнән Сикертән мәктәбе дә читтә калмады. Ярышларда көч, чыдамлык һәм команда рухы күрсәтелде. Һәр катнашучы үз көчен сынап, кызыклы минутлар кичерде. Спорт – ул сәламәтлекнең төп нигезе, шуңа күрә безнең мәктәптә спортка зур игътибар бирелә. Бу көн тагын бер тапкыр сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятен исбатлады.

