МБОУ "Сизинская ООШ" Арского муниципального района РТ
Образование · 29 мая 2026 г.
4 нче сыйныф укучыларыбызның да чыгарылыш кичәсе узды. — 29 мая 2026 г. в 14:29:29.489
4 нче сыйныф укучыларыбызның да чыгарылыш кичәсе узды. 🌟 Бәйрәмдә укучыларга зур бүләкләр тапшырылды: алар кулларына беренче документларын — «4 нче сыйныфны тәмамлау турында таныклык»ларын алдылар. ❤ Бу сыйныф тырышлыгы,иҗадилыгы белән аерылып тора. Аларга мәктәп тормышында актив катнашырга әти-әниләре зур терәк булып тора. Сыйныф җитәкчеләре Илсөя Ринатовна,Алсу Рашитовна- укучыларның үсеше өчен шартлар тудыручы,үз эшләрен ихластан яратып эшләүче мөгаллимнәр👏 ❤️ Кадерле балалар! Сезгә яңа юлларда уңышлар телибез. Алдагы елларда да шулай акыллы, тырыш һәм бәхетле булып калыгыз. #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияАрска

