Курса Почмак урта мәктәбе 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне мәктәп төрле елларда... — 17 мая 2026 г. в 10:25:50.190
Курса Почмак урта мәктәбе 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне мәктәп төрле еллардагы чыгарылыш укучылары, ветеран-укытучылар, укучылар һәм мөгаллимнәр, дәрәҗәле кунаклар, мәктәп тарихы һәм тормышы белән бәйле барлык кешеләр өчен үз ишекләрен ачты. “Мәгариф идарәсе” җитәкчесе Муллахметов Нияз Наиль улы укытучыларыбызга район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатларын, "Мәгариф идарәсе"нең Мактау грамотасын тапшырды.Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле, бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап.Аларның һәрберсе — зур тарихлы Курса Почмак мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Бик күп китаплар авторы, авылдашыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Юныс кызы, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актеры, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты Фәнис Җиһанша, шагыйрь Наил Минһаҗев, филология фәннәре кандидаты Ганиева Айгөл мәктәп елларындагы онытылмас истәлекләр, күңелле мизгелләрне искә алдылар. Бәйрәм чарасы моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Катнашучы күп булды, әйтер сүзләр, уртаклашырдай фикерләр бик күп җыелган. Һәркем бу бәйрәмнән илһам алып, олы хисләр белән таралышты.

