Халыкара балаларны яклау көне. — 1 июня 2026 г. в 11:45:54.316
Халыкара балаларны яклау көне. Бу-безнең мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагереның 4 нче көне. Бүгенге бәйрәм көнендә балаларыбыз саф һавада рәхәтләнеп уйнадылар. Алар төрле ярышларда көч сынаштылар. Кадерле балалар! Балачагыгыз күңелле, сөенечле мизгелләргә бай булсын. Җәйге ялларыгызның файдалы һәм мавыктыргыч узуын телибез. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз, балалар! #КояшкайЛагерь #КырыкСадак

