Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
МБОУ "СОШ №1 с углубленным изучением отдельных предметов" г. Буинска РТ
Образование · 8 сентября 2026 г.
8 сентябрьдә безнең мәктәп быел беренче тапкыр билгеләп үтелгән Россия Федерациясе халыклары телләре көненә кушылды! Бу бәйрәм Россия Президенты Владимир Путин Указы белән илебез халыкларының телләрен саклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан гамәлгә куелган иде. Дата очраклы гына сайланмаган-8 сентябрь - иҗаты Халыклар дуслыгы һәм Россиянең мәдәни күптөрлелеге символына әверелгән күренекле шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көне. Россия халыклары бердәмлеге елында бу бәйрәм үзенчәлекле мәгънәгә ия булды. Бөтен Россия буенча, шул исәптән безнең мәктәптә дә төрле форматта агарту чаралары узды: - мәктәп укучылары һәм укытучылары «Россия — Халыклар йорты»дигән Бөтенроссия диктантын яздылар. Текст Рәсүл Гамзатов иҗатына нигезләнеп төзелде һәм катнашучылар аны рус һәм татар телләрендә яздылар; - «Күп йөзле Россия»тематик күргәзмәсе; - халык әкиятләренә багышланган күргәзмә; - «Россия-Халыклар йорты» китапханә дәресе, анда балалар төрле халыкларның тарихы һәм әдәбияты белән таныштылар.
МБУК Челбасская ЦБ
Алексеевское Станичное Казачье Общество
Школа 39_Чебоксары
МКОУ "Ферзиковская средняя общеобразовательная школа"
Китайские умельцы
МБОУ "Ульяновская СОШ №1"
Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.