Перейти к содержимому
Максиметер

Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үт...

Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул — көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Буа шәһәре 1 нче номерлы урта мәктәптә дә бу матур бәйрәмне билгеләп үттек. Бәйрәм башында Сөмбелә сүзенә аңлатма бирелде, бәйрәмнең кайчан һәм ни өчен үткәрелүе турында әңгәмә булып узды. Укучылар елның иң бай фасылы – көзгә багышланган чыгышларын тәмамлагач, кунакка килгән Сөмбелә кызы әйткән табышмакларга җаваплар табу, кызыклы уеннарга старт бирелде. Бәйрәм ахырында иң актив катнашучылар тәмле призлар белән бүләкләнделәр.  В волшебное время года, во время равноденствия, татарский народ проводил праздник Сумбеля. Это праздник осени, праздник урожая. Этот замечательный праздник мы тоже отметили в нашей школе. В начале праздника было дано толкование слова Сюмбель, состоялась беседа о том, когда и почему праздник проводится. После того, как ученики завершили свои выступления, посвященные самому богатому времени года – осени, был дан старт интересным играм, в которых можно было найти ответы на загадки, сказанные гостьей Сумбеля. В завершение праздника самые активные участники были награждены вкусными призами. #СОШ1#Буинск#Татарстан

492 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

862 подписчиков · Школы и вузы

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.