Средняя школа №16 им. Героя Советского Союза Рудакова А.П.
Образование · 8 сентября 2026 г.
. Фикер алышу барышында укучылар гаилә ядкәрләрен саклау, заманча цифрлы дөньяда телнең... — 8 сентября 2026 г. в 15:03:38.834
. Фикер алышу барышында укучылар гаилә ядкәрләрен саклау, заманча цифрлы дөньяда телнең роле һәм үз тамырларыңны белүнең шәхес формалашуга йогынтысы турында сораулар күтәрделәр. Акциянең иң якты мизгелләренең берсе башлангыч сыйныф укучыларының чыгышлары булды. Алар төрле телләрдә шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр. Рус, татар, чуваш, мари һәм башкорт телләрендә яңгыраган шигъри юллар мәктәп коридорларын чын бәйрәм рухына күмде. Мондый күптеллелек күренеше кече яшьтән үк балаларда башка халыкларның мәдәниятенә хөрмәт уята һәм аларда толерантлык тәрбияли. «Россия — халыклар йорты» диктанты гадәти генә имтихан түгел, ул — безнең илдә яшәүче халыкларның бердәмлеген раслаучы символик вакыйга. Ул яшь буынга туган як тарихына битараф булмаска, үз тамырларын белергә һәм кадерләргә кирәклеген искә төшерә. Чара ахырында укучылар мондый форматтагы чрашуларны традициягә кертү һәм киләсе елларда да дәвам итү теләген белдерде, чөнки нәкъ менә белем һәм мәдәниятара диалог аша гына көчле, бердәм ил төзеп була.

