#16_СОБЫТИЯ | Түбән Каманың туган көне 🎉
#16_СОБЫТИЯ | Түбән Каманың туган көне 🎉 Бүген туган тел дәресендә без бик кызыклы һәм мөһим тема турында сөйләштек. Дәресебез яраткан һәм кадерле туган шәһәребез — Түбән Каманың туган көненә багышланган иде! ✨ Укытучыбыз безгә шәһәребезнең тарихы, аның беренче төзүчеләре һәм Түбән Каманың ничек үсеп җитүе турында сөйләде. Без Түбән Камага багышланган татарча шигырьләр укыдык, матур җырлар тыңладык һәм туган шәһәребезнең истәлекле урыннары турында фикер алыштык. Дәрес ахырында шәһәребезне тагын да яшелрәк, чистарак һәм күркәмрәк итү өчен үзебездән нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйландык. Шундый матур, заманча һәм яшь шәһәрдә яшәвебез белән чын күңелдән горурланабыз! Туган көнең белән, яраткан Түбән Кама! Тиздән шәһәребез урамнары буйлап бәйрәм чаралары башлана, барыгызны да котлыйбыз! #Нижнекамску60 #ОбразованиеНижнекамск #МиллиМәктәп #УкучыЯшьлек #СоветникРодномуЯзыку #МБОУСОШ16 #ОбразованиеНМР #ГордостьШколы16 #УспехКаждогоРебенка #школа_16 #УчисьВНК