Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулл... — 26 апреля 2026 г. в 12:15:30.776
Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе. Бүген 8нче Б һәм 8 нче В сыйныфлары арасында “Туган телем-Тукай теле” исемле викторина булып узды. Укучылар Г.Тукай иҗаты буенча булган белемнәрен тикшереп кенә калмадылар, табышмаклар, ребуслар да чиштеләр. 2 балл аерма белән 8 нче Б сыйныфы укучылары җиңүче булдылар.

