Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай музеена экскурсия
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай музеена экскурсия 2026 елның 15 октябрендә ГБМБУ “41нче мәктәп”нең 6-7, 9-11 сыйныф укучылары Габдулла Тукай музеенда булдылар. Экскурсия “Татар теле”дисциплинасын өйрәнү кысаларында татар теле укытучысы Гәзыймҗанова Р.Г. тарафыннан оештырылды. Г. Тукай музее – Казанның тарихи үзәгендә урнашкан, танылган татар шагыйренең әдәби музее. Музей Иске Татар бистәсенең ХIХ гасыр ахырында төзелгән иң матур йортларның берсен алып тора. Г. Тукай - хәзерге татар теленә һәм милли әдәбиятына нигез салучы. Татарстан башкаласында Г.Тукай журналист булып эшли, шигырьләр яза, публицистика белән шөгыльләнә. Музей 1986 елда, Казан Габдулла Тукайның йөз еллыгын билгеләп үткән вакытта ачыла. Ике катлы бинада шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган экспозиция урнаштырылган, һәм аерым бүлек булып аның Россия шәһәрләре буенча сәяхәтләре турында хикәя бирелгән. Залларда шагыйрьнең фотосурәтләре, аның китаплары, документлары, үлгәннән соң Тукай битлеге, шулай ук ХХ гасыр башының вакытлы басмалары куелган. Габдулла Тукайның мемориаль экспонатларыннан көмеш запонкалары, кара савытын, аның баш киемен күрергә була. Тагын монда язучының Санкт-Петербургка сәяхәт вакытында сатып алган стакан да бар. Балаларга Г.Тукай музеена экскурсия бик ошады.