58 нче мәктәпнең 7 нче А сыйныфы укучылары "15 нче балалар иҗат йорты" уздырган "Мин та...
58 нче мәктәпнең 7 нче А сыйныфы укучылары "15 нче балалар иҗат йорты" уздырган "Мин татарча сөйләшәм" шәһәркүләм программасының йомгаклау чарасында катнаштылар. Безнең "АК Барс" командасы "Тарихларда синең исемең" акциясендә 1 нче урын яулады. Ел буе уздырган чараларга нәтиҗә ясап, командаларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. 7нче А сыйныфы укучыларына киләсе уку елында да уңышлар телибез, җиңүләр көтеп калабыз!