Мәктәбебездә — 22 апреля 2026 г. в 21:50:05.430
Мәктәбебездә 117 нче „Уенчык“ балалар бакчасы һәм 58 нче мәктәпнең 1а сыйныфы укучылары белән берлектә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен искә төшерделәр. ,, Әпипә" көенә башкарылган күмәк татар биюе бәйрәмгә нур өстәде. Чыгышлары өчен Дипломнар белән бүләкләнүчеләрнең кәефләре тагын да күтәрелде. Бу бәйрәм - тамашадада яңгыраган чыгышлар татар телебезнең нинди бай, матур, моңлы икəнлеген тагын бер кат исбатлады.

