Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай безнең кү... — 24 апреля 2026 г. в 20:55:28.083
Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай безнең күңелләрдә» дигән кичә узды. Татар телен сөюче укучыларыбыз Тукайның үлемсез шигырьләрен сөйләделәр, аның турында кызыклы фактлар тыңладылар, язучыларыбызның бөек шагыйребезгә багышлап язылган шигырьләре белән таныштылар. Кичә музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.

