Россия Федерациясе Президентының — 6 сентября 2026 г. в 11:45:54.295
Россия Федерациясе Президентының 2025 елның 4 ноябрендәге 798 нче номерлы указы белән 8 сентябрь Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның туган телләре көне булып билгеләп үтелә. Чараның максаты - Россия халыклары телләрен саклау һәм аларга ярдәм итү. Бу уңайдан безнең мәктәптә дә 8.09 көнне сәгать 13.00дә «Россия — халыклар йорты» Бөтенроссия диктантын (татар телендә) язу үткәреләчәк. Шушы чарага мөмкинлекләре булган әби-бабайларны, әти-әниләрне көтеп калабыз. Ул көнне һәр кеше (укытучылар, укучылар, әти-әниләр), үз халкының милли киемен яки нинди дә булса милли элементнын өстәп киенеп килсә, бик матур булыр иде.

