Тукай безнең күңелләрдә! — 27 апреля 2026 г. в 16:59:21.517
Тукай безнең күңелләрдә! 26 апрельдә Уфа "Нур" татар дәүләт театрында Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәряте тарафыннан ел саен үткәрелә торган "Тукай моңнары" конкурс-фестиваленең йомгаклау этабы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар узды. Мәктәбебезнең 2нче б сыйныф укучылары Гаскарова Оливия актив катнашкан өчен сертификат белән бүләкләнсә, Ахметьянова Арина I дәрәҗә дипломга һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Алга таба да Оливия һәм Аринага уңышлар теләп калабыз!

