И туган тел, и матур тел, — 27 апреля 2026 г. в 04:24:22.992
И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Габдулла Тукай Бүген, 26 апрель көнне, Уфа "Нур" татар дәүләт театрында Габдулла Тукаебызның 140 еллыгына багышланган шигърият бәйрәме һәм XIV Бөтенрусия "Тукай моңнары" бәйгесенең финалы узды. 3Б сыйныф укучылары Ильясов Аскар һәм Шириев Самат “Гамьле дөнья” номинациясендә якташыбыз Роберт Миңнуллинның шигырьләре белән мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясап, конкурста 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны Бөтенрусия конкурсында зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә яңа үрләр, укуыгызда уңышлар теләп калабыз. Балалар өчен мондый күңелле, матур фестиваль-конкурсны оештыручыларга, "Нур" театр артистларына зур рәхмәт белдерәбез!

