МБОУ "СОШ посёлка Новый" Тукаевского муниципального района РТ
Школы и вузы · 5 ноября 2026 г.
1 а сыйныфында "Әбиләр чуагы" бәйрәме
1 а сыйныфында "Әбиләр чуагы" бәйрәме 1 а сыйныфында бик җылы һәм матур бәйрәм — "Әбиләр чуагы" үткәрелде. Бу чара өлкән һәм яшь буынны берләштерүгә, балаларда олыларга карата хөрмәт тәрбияләүгә багышланган иде. Бәйрәмне укытучы Ландыш Фәнис кызы, 1 а сыйныфы укучылары өлкән һәм яшь буынны "Яфраклар яңгыры" җыры белән каршы алды. Бу җыр бәйрәмгә үзенчәлекле моң өстәде. Аннары балалар әби-әниләренә ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. 1 а сыйныфы укучысы Шигабиева Раяна "Әбиемә бүләккә җиләк җыям" җырын бүләк итте — бу чыгыш әбиләрнең күңеленә бик тә тәэсир итте. Бәйрәмнең кызыклы өлеше — балалар, әбиләр һәм әниләр арасында оештырылган ярыш бәйге булды. Аннары барысы бергәләп татар халык уены "Чума үрдәк, чума каз" уенын башкардылар. Бу уен балаларга да, олыларга да күңелле мизгелләр бүләк итте. Әбиләр һәм әниләр үзләре белән алып килгән чигү, каба, самовар турында балаларны таныштырдылар. Балалар борынгы әйберләрнең тарихын һәм мәгънәсен белеп калдылар. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган чәчәкләрне әбиләренә һәм әниләренә бүләк иттеләр. Аннары барысы бергәләп табында самовардан чәй эчеп, бәлеш белән сыйландылар. Бу бәйрәм балалар өчен дә, олылар өчен дә онытылмаслык булды. Ул буыннар бәйләнешен ныгытты һәм милли гореф-гадәтләребезне саклауга ярдәм итте.
Канал в каталоге Максиметера
508 подписчиков · Школы и вузы