21 май көнне район мәдәният йортының киңәшмәләр залында районыбызның республика күләмен... — 26 мая 2026 г. в 06:02:55.374
21 май көнне район мәдәният йортының киңәшмәләр залында районыбызның республика күләмендә үткән олимпиадаларда җиңү яулаган 5 мәктәптән 16 укучыга премия тапшырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, укытучылар һәм укучылар катнашты. Шунсы шатлыклы: безнең мәктәптән 10 класс укучысы Биктимирова Риана татар теленнән республика этабында призер булып, муниципаль район хакимияте премиясенә лаек булды. Рианага алдагы елга да уңышлар телибез.

