🎉 Бүген, 19 май көнне, Азнакай шәһәренең «Тау» яшьләр үзәгендә «Татар малае, татар кы... — 19 мая 2026 г. в 13:40:10.615
🎉 Бүген, 19 май көнне, Азнакай шәһәренең «Тау» яшьләр үзәгендә «Татар малае, татар кызчыгы — 2026» бәйгесенең финал чарасы узды. Районыбызның иң сәләтле, иң булган балалары җыелган иде ! Барлыгы 27 бала малай һәм кыз Азнакай шәһәре һәм районнарыннан, авыллардан килеп, үзләренең татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен ничек белүләрен күрсәтте. 🥇 Безнең Кәкре Елга балалар бакчасын Мустафин Кәрим лаеклы яклады һәм абсолют җиңүче булды! Кәрим «Татар малае, татар кызчыгы» бәйгесендә Гран-При иясе булды!

