📸 Бүген безнең кунакта – «Аллюки» журналы! ✨ — 14 мая 2026 г. в 12:05:59.181
📸 Бүген безнең кунакта – «Аллюки» журналы! ✨ Бүген безнең өчен бик мөһим һәм күңелле көн булды. Безгә кунакка килделәр: 🔹 Фатхтдинова Зөлфия Асхатовна – «Кызыл Тан» газетасының «Мәгариф бүлеге» җитәкчесе; 🔹 Тухбатуллина Юлия Халимовна – «Аллюки» балалар журналының баш мөхәррир урынбасары; 🔹 Динар Калимуллин – профессиональ фотограф. Балалар өчен матур әңгәмә, кызыклы уеннар һәм иҗади очрашу оештырылды. «Аллюки» журналы командасына рәхмәт! Сезнең белән танышу, фикер алышу бик күңелле булды. Ә фотограф Динар Калимуллин безнең күңелле мизгелләрне матур итеп төшерде. Яңа очрашуларга кадәр! 💛

