“Телсез идек-Тукай безне телле итте,
“Телсез идек-Тукай безне телле итте, Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте”. Үрмәт төп белем бирү мәктәбендә Басикова Ирина Мөгаллим кызы җитәкчелегендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар үтте. Татар шигъриятенең күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз – бөек Тукаебез туган көн 26 апрельдә. Г.Тукайга багышланган китаплар күргәзмәсе, балалар «Минем яраткан әкият героем» темасына рәсемнәр ясады, сәнгатьле итеп шигырләр укыдык. Республика конкурсында да катнашып "Пушкин, Тукай, Кәрим"балалар иҗат рәсем конкурсының "Тукай" номинациясында 4нче сыйныф укучысы Басикова Камила 2 нче турга үтеп Диплом, Галаутдинов Айзат Сертификат белән бүләкләнде. Басикова К.Р., Салихова И.И., Камалова И.Ф., онлайн викторинада катнашып “4”ле,”5”ле билгеләре белән сертификат алдылар. Әфарин, балалар, сез булдырасыз Алга таба да уңышлар сезгә!