Белем бәйрәме - 2026
Белем бәйрәме - 2026 Бүген — 1 сентябрь! Яңа уку елының беренче көне, көтеп алынган Белем бәйрәме! Мәктәп ишекләре янә ачылды, коридорлар балаларның шат авазларына күмелде, ә беренче кыңгырау яңа хыялларга, яңа ачышларга һәм зур җиңүләргә юл ачты! Беренче сыйныф укучылары өчен бу — белем дөньясына беренче зур адым. Өлкән сыйныф укучылары өчен — яңа максатларга таба бер баскыч. Ә укытучылар өчен — яраткан укучылары белән кабат очрашу шатлыгы Яңа уку елы һәрберегезгә кызыклы дәресләр, чын дуслык, матур мизгелләр һәм зур уңышлар бүләк итсен! Мәктәптә узган һәр көн яңа ачышларга, күңелле вакыйгаларга һәм җиңүләргә бай булсын!